news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда рус телле укучылар өчен татар теленнән олимпиада җиңүчеләре билгеле

Олимпиадад 144 укучы катнашты.

(Казан, 21 гыйнвар, "Татар-информ"). 18 гыйнвардан 20 гыйнварга кадәр “Дуслык” сәламәтләндерү-белем бирү комплексы базасында рус телле мәктәпләрнең рус телле төркемнәрендә укучылар өчен татар теле буенча республика олимпиадасының йомгаклау этабы булды. Шунда җиңүчеләр ачыкланды. Бу турыда Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Олимпиадада республиканың 31 районыннан, Казан һәм Яр Чаллы шәһәрләрендә дүртенче - унберенче сыйныфларда укучы 144 бала катнашты.

Олимпиада җиңүчеләре:

  • Кукмараның 3 нче урта мәктәбенең 4 нче сыйныф укучысы Аблаева Карина,
  • Кукмараның 4 нче урта мәктәбенең 8 сыйныф укучысы Байгельдина Валерия,
  • Арчаның 7 нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең 5 сыйныф укучысы Мирзозода Зөлфираи,
  • Арчаның 6 нчы урта гомуми белем бирү мәктәбенең 6 нчы сыйныф укучысы Яковлева Ангелина,
  • Арчаның 7 нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең 10 сыйныф укучысы Лексин Даниил,
  • Казан шәһәренең М.И.Мәхмүтов исемендәге 184 нче аерым фәннәрне тирәнтен өйрәтүче урта гомуми белем бирү мәктәбенең 7 сыйныф укучысы Воробьева Ангелина,
  • Кайбыч районының Е.Г. Тутаев исемендәге федераль урта гомуми белем бирү мәктәбенең 9 сыйныф укучысы Кабатьева Татьяна,
  • Казан шәһәренең 62 нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең 11 сыйныф укучысы Савканаев Василий,
  • Нурлат районының 2 нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең 11 сыйныф укучысы Екатерина Краснова.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100