news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда рус теле һәм әдәбияты буенча республика интернет–форумы башлана

Форум барышында ТР мәгариф һәм фән министры Альберт Гыйльметдинов һәм башкаларның чыгышлары трансляцияләнәчәк

(Казан, 9 февраль, “Татар–информ”). Бүген Татарстанда рус теле һәм әдәбияты буенча республика интернет–форумы башлана.
Интернет–форум рус теле һәм әдәбиятын укытуның сыйфатын арттыру, укучыларны яңа формада (БДИ) йомгаклау аттестациясенә әзерләү, шулай ук укучыларны Бердәм дәүләт имтиханына әзерләүдә югары нәтиҗәләргә ирешкән республиканың иң яхшы мөгаллимнәренең тәҗрибәсен өйрәнү максатыннан үткәрелә.
Форум барышында ТР мәгариф һәм фән министры Альберт Гыйльметдинов, министрның беренче урынбасары Данил Мостафин, министр урынбасары – мәгариф өлкәсендә контроль һәм күзәтчелек департаменты җитәкчесе Людмила Ногманованың чыгышлары трансляцияләнәчәк, дип хәбәр итә ТР Фән һәм мәгариф министрлыгының матбугат хезмәте.
Интернет–форум барышында бирелгән сорауларга ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, ТР Мәгарифне үстерү институты белгечләре җавап бирәчәк.








autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100