Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанда рудник шартлау эше буенча тау мастеры тоткарланган
Тау мастеры шартлаткычны гамәлдән чыгару турында документка кул куйган.
(Казан, 26 декабрь, "Татар-информ"). Татарстанда рудник шартлау эше буенча 58 яшьлек тау мастеры Константин Макаров тоткарланган. Бу хакта Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий җиткерде.
Кама Тамагы районының “Фоника гипс” предприятиесендә гипс табучы шахтадан чыгу юлында шартлау нәтиҗәсендә 54 һәм 27 яшьлек ике кеше үлгән.
Тикшерү фаразлары буенча, кичә рудникта эшләүчеләр автомобильгә алып чыгу өчен аммониттан бушаган тартмалар төягән. Әмма анда кулланылмаган шартлаткыч булган. Автомобиль рудниктан чыккач, детонация барлыкка килгән, нәтиҗәдә автомобильдәге эшчеләр урында ук һәлак булган.
Шартлаткычны гамәлдән чыгару турында документка тау мастеры кул куйган.
Россия Тикшерү комитеты тикшерүчеләре аңа карата ирегеннән чикләү чарасын карый һәм “Тау, төзелеш һәм башка эшләр алып барганда икедән артык кеше үлеменә китергән куркынычсызлык кагыйдәләрен бозу” факты буенча кузгатылган җинаять эшен тикшерүне дәвам итәләр.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз