Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда «Россиянең югары социаль нәтиҗәлелек оешмасы» бәйгесенең төбәк этабы башлана
Татарстанда ел саен үткәрелә торган «Россиянең югары социаль нәтиҗәлелек оешмасы» Бөтенроссия конкурсының республика этабын уздыруга әзерлек башлана, дип хәбәр ителә ТР Министрлар Кабинеты боерыгында.
Документ нигезендә 2026 елда бәйгене үткәрү буенча чаралар планы расланган. ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгына кызыксынган затларга бәйгене үткәрү, нәтиҗәләр ясау һәм җиңүчеләрне бүләкләү тәртибе турында хәбәр итәргә кушылган.
Республика башкарма хакимият органнары җитәкчеләренә чараларны үтәүне тәэмин итү, конкурста катнашу өчен документлар әзерләүдә булышлык күрсәтү (һ.б.) эше йөкләнгән.
Бәйгедә катнашырга теләүчеләрдән гаризалар 2026 елның 1 июненә кадәр кабул ителә. Боерыкның үтәлешен контрольдә тоту ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгына йөкләнгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз