news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда Россиягә кертү тыелган биш мең тоннага якын продукция юк ителгән

Тикшерүләр нәтиҗәсендә республика сәүдә комплекслары һәм складларында Россиягә кертү тыелган алма, груша, помидор һәм сыр табылган.

(Казан, 7 декабрь, «Татар-информ»). Быел Татарстанда Россиягә кертү тыелган биш мең тоннага якын яшелчә, җиләк-җимеш һәм сыр юк ителгән, дип хәбәр итә Россельхознадзорның ТР буенча идарәсе матбугат хезмәте.

Республика таможнячылары Татарстан транспорт прокуратурасы һәм Россельхознадзорның ТР буенча идарәсе белән берлектә сәүдә комплекслары һәм складларда Россиягә кертү тыелган продукцияне ачыклау максатыннан даими рәвештә рейдлар үткәрә.

Россельхознадзор белгечләре Польшадан кертелгән алма, груша һәм салатны, Литва, Франция, Голландия һәм Германия сырларын, Төркия помидорларын табып, юк иткән.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100