Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда Россиядә җитештерелгән 10 самолеттан авиаотряд төзү планлаштырыла
Татарстанның транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов Һава транспорты федераль агентлыгы җитәкчесе Дмитрий Ядров белән Татарстан авиациясен үстерү турында сөйләште. Бу хакта республика ведомствосының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Сөйләшүнең төп темасы «Бигеш» аэропортының очып китү-утыру полосасын реконструкцияләү булган.
Шулай ук Татарстанның Саба районында «Миңгәр» утыру полосасы төзелеше инициативасы да тәкъдим ителгән. Проектны тормышка ашыру концессион килешү нигезендә була дип күзаллана.
Очрашуда парашют системаларында махсуслашкан «МВЕН» компаниясе проектларына да аерым игътибар бирделәр. Аерым алганда, МВЭН-500 авыл хуҗалыгы самолетын үстерү турында фикер алыштылар.
Моннан тыш, алар илдә җитештерелгән 10 самолеттан торган очу отряды булдыру планнарын да карады. Әлеге отряд төрле авиация эшләрен башкару өчен кулланылачак.
Алдарак Россиядә җитештерелгән ВК-650В двигательләре белән Казан вертолет заводында эшләнгән, импортка алмаш булган «Ансат» вертолетын беренче мәртәбә чит илдә – Берләшкән Гарәб Әмирлекләрендә Dubai Airshow авиакүргәзмәсендә тәкъдим иткәннәр иде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз