news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда Россиядә игълан ителгән Гаилә елы уңаеннан чаралар планын расладылар

Татарстанда Россиядә Гаилә елына багышланган чаралар планы расланды. ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева туры эфир (аның трансляциясе «ВКонтакте» социаль челтәрендә бара) вакытында шулай дип белдерде.

«Без Татарстанда да Гаилә елына багышланган чаралар планын расладык. Алар берничә блокка бүленә. Гаилә белән бәйле иң җитди мәсьәләләрнең берсе – сәламәтлек саклау мәсьәләсе. Гаилә елына бәйле планда иң күп мәсьәләләр сәламәтлеккә кагылышлы пунктларда чагылыш тапкан. Бу – әниләр, сабыйлар, безнең гражданнарның репродуктив сәламәтлеге», - диде Фазлыева.

Ул Гаиләләргә ярдәм чаралары күрсәтә торган системаны камилләштерү белән бәйле мәсьәләләр булуын да әйтте. Шулай ук «Гаилә кыйммәтләре» төшенчәсен ныгытуга ярдәм итәчәк кайбер чаралар да бар.

«Гаилә елы кысаларында гаилә кыйммәтләре турында ешрак сөйләрбез дип уйлыйм», - диде Фазлыева.

Республикада әзерләнгән чаралар планы федераль план белән параллель рәвештә барачак.

Искәртеп узабыз, Россия Президенты Владимир Путин гаиләне һәм традицион кыйммәтләрне саклау өлкәсендә дәүләт сәясәтен популярлаштыру өчен 2024 елны Гаилә елы дип игълан итте.

news_right_1
news_right_2
news_bot