Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанда Россиядә беренче бонд зонасын булдырырга мөмкиннәр
Бу уңайдан Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов РФ Финанслар министры Антон Силуановка тиешле хат юллады.
(Казан, 23 июль, «Татар-информ», Эльвира Зәйнулина). Татарстанда Россиядә чит ил интернет-сәүдә өчен беренче бонд зонасы барлыкка килергә мөмкин. ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов тәкъдим белән тиешле хатны РФ Финанслар министры Антон Силуановка юллады. Бу хакта ТР бизнес-омбудсмены матбугат хезмәте хәбәр итә.
Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, В2В2С бонд складлары моделе чимал булмаган ваклап сату экспортына ярдәм итү һәм аны үстерү өчен нәтиҗәле чара, шулай ук таможня җыемнары һәм түләүләренең гадиләштерелгән системасы булган физик затлар адресына почта аша җибәрүләрдә импортны җайга салуның уңышлы инструменты булып тора.
Республиканың бонд зонасын булдыру өчен барлык шартлар да: логистик инфраструктураны югары дәрәҗәдә әзерләү, оптималь географик урнашу, республика хакимият органнары ярдәме бар. Экспертлар мәгълүматларына караганда, В2В2С бонд зонасына керә торган барлык продукция өчен 6,5 процент бердәм таможня ставкасы кертелгәндә, бюджет керемнәре почта аша җибәрелгән импортны санаганда елына 17 млрд сумнан артык булырга мөмкин.
Бонд складлары - интернет-мәйданчык аша физик затларга сатыла торган товарларны җыю, саклау һәм бүлү өчен кулланыла торган махсус таможня статусы булган урыннар. Бонд складының аерым таможня статусы таможня пошлиналарын һәм анда читтән кертелә торган товарларны саклаган очракта, аларны сатып алганчы түләми торырга мөмкинлек бирә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз