news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда Россия Юристлары ассоциациясенең төбәк бүлеге төзелә

Татарстанда Россия Юристлары ассоциациясенең төбәк бүлеге төзелә

(Казан, 22 май, “Татар-информ”). Бүген ТР Юстиция министрлыгында “Россия юристлары ассоциациясе” Гомумроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан төбәк бүлеген төзү турындагы мәсьәләгә багышланган оештыру комитеты утырышы узды, дип хәбәр итә ТР Юстиция министрлыгы матбугат хезмәте.

ТР юстиция министры Мидхәт Корманов оештыру комитеты әгъзаларына хәбәр иткәнчә, “Россия юристлары ассоциациясе” Гомумроссия иҗтимагый оешмасы президиумының IX утырышы карары һәм ТР Президенты Минтимер Шәймиев күрсәтмәсе нигезендә, Татарстанда “Россия юристлары ассоциациясе” Гомумроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан бүлеге төзелә. Әлеге оешманың бүлекләре Россиянең барлык төбәкләрендә диярлек оештырылган.

Көн тәртибендә беренче булып бүлекнең рәисе кандидатурасы турындагы мәсьәлә каралды. Бу вазифага ТР юстиция министры Мидхәт Корманов кандидатурасы тәкъдим ителде. Аннары оештыру комитеты утырышында катнашучылар Татарстан төбәк бүлеге советына әгъзаларның кандидатурасы турындагы мәсьәләне күтәрде. 21 кешедән торган совет һәм ревизор кандидатурасы тәкъдим ителде.

Июнь ахырында РФ Дәүләт Думасының Гражданнар, җинаять, арбитраж һәм процессуаль законнар чыгару комитеты рәисе, Россия Юристлар ассоциациясе идарәсе рәисе Павел Крашенинников катнашында гамәлгә кую җыелышы уздыру ниятләнә. ТР юстиция министры Мидхәт Корманов федераль түрә белән Татарстандагы кайбер оештыру нечкәлекләре буенча фикер алышкан инде.

Оештыру комитеты эшендә ТР Арбитраж суды рәисе Рәшит Сәлахов, Татарстан Республикасы прокуроры Кафил Әмиров, ТРда кеше хокуклары буенча вәкил Рәшит Вәгыйзов, Татарстан таможнясы Николай Коцюбенко, ТР Президенты Дәүләт-хокук идарәсе башлыгы Рәисә Сәхиева, ТР Дәүләт Советы Аппаратының хокук идарәсе башлыгы Шакир Яһүдин, ТР Югары суды рәисе урынбасары Илгиз Гыйләҗев һ.б. катнашты.

news_right_1
news_right_2
news_bot