news_header_bot_970_100
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанда “Россия урманнарын саклыйк!” дигән кышкы акциягә нәтиҗә ясыйлар
Чараларда берничә йөз мәктәп укучысы катнашты
Скопировать ссылку
(Казан, 15 гыйнвар, “Татар–информ”, Лилия Маркелова). Татарстанда үз эченә экология юнәлешендәге конкурслар һәм башка чараларны берләштергән “Россия урманнарын саклыйк!” дигән акция уза. Бу хакта “Татар–информ” агентлыгына шәһәрнең балалар экология–биология үзәге методисты, Казан балалар экология оешмасы җитәкчесе һәм “Яшел планета” гомумроссия хәрәкәтенең Татарстан бүлеге рәисе Наталья Вәлиева хәбәр итте.
Декабрьдә узган акция чыршыларга багышланган иде. Яңа елга кадәр Казан мәктәпләрендә укучылар тематик листовкалар, стена газеталары эшләде, сыйныф сәгатьләре үткәрде. Шәһәр паркларында “яшел Яңа ел” уздыру иң истә калырлык чараларның берсе булды. Шул рәвешчә, Авиатөзелеш районының мәктәптән тыш эшләр үзәге туристлары һәм экологлары саф һавада онытылмаслык балалар бәйрәме үткәрде.
Бүгенге көндә экология–биология үзәгенә балалардан табигый чыршыларны саклау максатыннан үткәрелгән чаралар турында хисаплар килә. Башлангыч мәгълүматларга караганда, акциядә берничә йөз мәктәп укучысы катнашкан.
Наталья Вәлиева фикеренчә, инде күп еллар дәвам итүче әлеге эшнең нәтиҗәләре яхшы күренә. Элегрәк Яңа ел бәйрәмнәреннән соң барлык контейнер мәйданчыклары һәм ишегаллары ылыслы агачлар белән тула иде. Хәзер исә чыгарып ташланган чыршы һәм наратлар сизелерлек азайды.
“Россия урманнарын саклыйк!” акциясе әле моның белән генә төгәлләнми. Язын мәктәп укучылары Казан дәүләт университеты студентлары белән бергә Россиядәге имәнлекләрнең киләчәге өчен көрәшәчәк.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
autoscroll_news_right_240_400_2