news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда Россия Президентын сайлауны 83 массакүләм мәгълүмат чарасы яктырткан

5 мәгълүмат агентлыгы аккредитацияләнгән булган.

Татарстанда Россия Президентын сайлауны 83 массакүләм мәгълүмат чарасы яктырткан
Михаил Захаров

(Казан, 20 март, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Татарстанда Россия Президентын сайлауда 83 массакүләм мәгълүмат чарасы вәкилләре эшләгән. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Мидхәт Шаһиәхмәтов хәбәр итте.

“Тавыш бирү көненә 83 ММЧ аккредитация узган иде. Аларның 21е – телеканаллар, 50 басма матбугат, 5 мәгълүмат агентлыгы, Интернет-басмалар һәм 476 журналист. Сайлау участокларында эшләү өчен күзәтүчеләргә һәм ММЧ вәкилләренә тиешле шартлар булдырылды”, - дип белдерде Мидхәт Шаһиәхмәтов.

Бүген Татарстан Үзәк сайлау комиссиясенең 22 нче утырышында сайлау нәтиҗәләре игълан ителде. Комиссия әгъзалары бу хакта беркетмәгә кул куйды.

news_right_1
news_right_2
news_bot