news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда Россия Президентын сайлауларда видеокүзәтү оештырылачак

Республикада сайлаулар вакытында сайлау участокларында 1202 камера урнаштыру планлаштырыла.

(Казан, 14 декабрь, "Татар-информ", Наталья Рыбакова). 2018 елның мартында Татарстанда Россия Президентын сайлауларда сайлау участокларында 1202 камера урнаштырылачак. Бу хакта вице-премьер – Татарстанның мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов Казанда журналистлар белән очрашуда җиткерде.

“Россия Массакүләм коммуникацияләр һәм элемтә министрлыгы һәм “Ростелеком” җәмгыяте арасында төзеләчәк федераль дәүләт контракты кысаларында 31 муниципаль районда 1202 камера урнаштыру планлаштырыла. Бу 65 территориаль-сайлау комиссиясе һәм 1137 участок сайлау комиссиясе”, - дип аңлатты Татарстанның мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры.

Калган 1627 участокның видеокүзәтү белән тәэмин ителеше соңрак, Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе аның кирәклеген раслаганнан соң кабул ителәчәк.
“Видеокүзәтү федераль акчаларга оештырылачак. Бу - куәтле проект”, - дип билгеләп үтте министр.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100