news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда Россия Президентын сайлауларда тавыш бирү пунктлары ачылды

Бүген «Казан-Арена» стадионында «Мин тавыш бирдем!» дигән бәйрәм узачак.

(Казан, 18 март, «Татар-информ»). Татарстанда Россия Президентын сайлауларда тавыш бирү пунктлары ачылды. Татарстанлылар 8.00 сәгатьтән 20.00 сәгатькә кадәр кандидатларның берсе өчен тавыш бирә ала.

«Президентны сайлап – киләчәкне сайлыйбыз!» - диелгән Россия Үзәк сайлау комиссиясе хәбәрендә.

Бүген «Казан-Арена» стадионында 17.00 сәгатьтән 22.00 сәгатькә кадәр «Мин тавыш бирдем!» дигән бәйрәм узачак. Моннан тыш, барлык сайлаучыларга шәһәр пассажир транспортында бушлай йөрү мөмкинлеге бирә торган беләзекләр тапшырыла. Бу көнне тавыш бирү пунктлары янындагы 242 мәйданчыкта ярминкәләр дә оештырылачак. 

news_right_1
news_right_2
news_bot