news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда Россия Президентын сайлау халыкара күзәтүчеләр катнашында узачак

Республикада сайлаулар барышын Белоруссия һәм Россия Берлегенең Парламент җыены, шулай ук Шанхай хезмәттәшлек оешмасы вәкилләре күзәтәчәк.

(Казан, 13 март, «Татар-информ», Наталья Рыбакова). Татарстанда Россия Президентын сайлау халыкара күзәтүчеләр катнашында узачак. Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Мидхәт Шаһиәхмәтов Татарстан Министрлар Кабинетында узган брифингта шул хакта хәбәр итте.

«Сайлау вакытында җәмәгать контроле киңәйтелә. Татарстан Иҗтимагый палатасының сайлау участокларында үз күзәтүчеләрен билгеләргә хакы бар. Без күзәтүчеләр шактый күп булыр дип уйлыйбыз. Инде бүген үк республикада Демократик институтлар һәм кеше хокуклары бюросы миссиясен тәкъдим итүче халыкара күзәтүчеләр эшли. Шулай ук Белоруссия һәм Россия Берлегенең Парламент җыены, Шанхай хезмәттәшлек оешмасы вәкилләре (һ.б.) килүен дә көтәбез», - дип хәбәр итте ул.

Кунаклар республика территориясендә тавыш бирүне оештыру һәм үткәрү процессын күзәтәчәк. Аерым алганда, Белоруссия, Казахстан һәм Үзбәкстан вәкилләренең килүе көтелә.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot