news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда Россия Президентын сайлауның өченче көне башлана

Татарстанда Россия Президентын сайлауның өченче көне башлана
Фото: © "Татар-информ"

Бүген, 17 мартта, бөтен Россиядә, шул исәптән Татарстанда, Россия Президентын сайлауның өченче, йомгаклау, көне башлана. 8.00 сәгатькә республикада 2767 сайлау участогы ачыла (шул исәптән вакытлыча 45 участок), алар 20.00 сәгатьткә кадәр эшли.

Республикада 3 млн чамасы кеше сайлау хокукына ия. Икенче көн нәтиҗәләре буенча Татарстанда тавыш бирүчеләр 63,3 процент, Россиядә, читтән торып электрон тавыш бирүне исәпкә алмыйча — 55,10 процент.

Россия Федерациясе Президентын сайлау 8нче тапкыр үткәрелә, быел ул 15, 16 һәм 17 мартта уза. Сайлауда 4 кандидат – Владислав Даванков («Яңа кешеләр» партиясеннән), Леонид Слуцкий (ЛДПР партиясеннән), Николай Харитонов (КПРФ партиясеннән) һәм Россиянең хәзерге Президенты Владимир Путин (үзен-үзе тәкъдим итүче) катнаша.

Сайлау участогы урнашкан урынны «Дәүләт хезмәтләре» порталында, яки Россия Үзәк сайлау комиссиясе сайтында белеп була.

Татарстанда тавыш бирүчеләр арасында фотобәйгедә катнашучылар арасында Lada Vesta машинасы уйнатыла.

news_right_1
news_right_2
news_bot