news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда Россия Президентын сайлаулар башланды

Татарстанда Россия Президентын сайлаулар башланды
Фото: «Татар-информ»

Татарстан Республикасында исәп буенча сигезенче тапкыр Россия Президентын сайлаулар башланды, алар 17 мартка кадәр дәвам итәчәк.

Үзәк сайлау комиссиясе мәгълүматларына караганда, Татарстанда 65 территориаль сайлау комиссиясендә 2821 сайлау участогы бар, республика халкы шунда килеп, ил Президентына теге яки бу кандидат өчен тавыш бирә ала.

Сайлау участогыгызның кайда урнашканын (теркәлү урыны буенча) «Дәүләт хезмәтләре» сайты аша белергә мөмкин. Моның өчен шәхси кабинетка кереп, «Сайлаулар» бүлегенә басырга кирәк. Шул ук мәгълүматны татарстанлылар Россия Үзәк сайлау комиссиясе сайтында таба ала. Участокларның эш режимы 08:00 сәгатьтән 20:00 сәгатькә кадәр.

РФ Үзәк сайлау комиссиясе дүрт кандидатны сайлауга кертте: Владислав Даванков («Яңа кешеләр» партиясеннән), Леонид Слуцкий (ЛДПР), Николай Харитонов (КПРФ) һәм бүген гамәлдә булган Россия лидеры Владимир Путин (үз-үзен тәкъдим итүче).

Шулай ук Татарстанда яшәүче 110 меңгә якын кеше «Мобиль сайлаучы» сервисы аша үзенә уңайлы сайлау участокларында тавыш бирәчәк. Сайлаулар өчен яраклы төбәк буларак сайлаучыларның бер өлеше Татарстан, Мәскәү, Мәскәү өлкәсе, Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсен сайлаган.

Авыру, инвалидлык һәм башка җитди сәбәпләр аркасында сайлау участогына үзләре килә алмаган сайлаучылар 17 мартта 14:00 сәгатькә кадәр участок сайлау комиссиясенә телдән яки язма рәвештә гариза бирергә хокуклы. Бу очракта 2024 елның 15-17 мартында сайлаучының өенә комиссия әгъзалары һәм күзәтүчеләр киләчәк һәм сайлау участогына килмичә тавыш бирү мөмкинлеге бирәчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100