Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанда Россия Президентын сайлауга 730 миллион сумнан артык акча сарыф ителәчәк
Быел мартта Россия Президентын сайлауга Татарстан бюджетыннан 54 миллион сумга якын акча бүленгән. Республикада Президент сайлау кампаниясенә барлыгы 730 миллион сумнан артык акча сарыф ителәчәк. ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе урынбасары Андрей Нефедов ТР Дәүләт Советының Дәүләт төзелеше һәм җирле үзидарә комитеты утырышында шул хакта хәбәр итте.
«Алда торган сайлау кампаниясен финанслауга килгәндә, федераль бюджеттан 444 миллион сумнан артык акча бүленде, бу 2018 елдагы сайлауга караганда 37 процентка күбрәк. Мәгълүмати-аңлату эшләре үткәрү һәм участок комиссиясе әгъзаларының – алар өйдән-өйгә йөриячәк - хезмәтенә түләү өчен өстәмә рәвештә 233 миллион сум бүлеп бирелде», - дип искәртте ул. Бу турыда «Татар-информ» хәбәрчесе Арсений Кәримов яза.
Федераль законга кертелгән соңгы үзгәрешләр ил төбәкләренә сайлауны үткәрүдә ярдәм итәргә мөмкинлек бирде. Әйтик, Татарстан Республикасы бюджетыннан өстәмә рәвештә 54 миллион сумнан артык акча бүленде, диде Нефедов.
«Нәтиҗәдә, агымдагы елда сайлауны финанслауның гомуми күләме 730 миллион сумнан артып китте», - дип сүзен төгәлләде ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе урынбасары.
Россия Федерациясе Президентын сайлау 15, 16 һәм 17 мартта узачак. Хәзерге вакытта дүрт кандидатка сайлауда катнашырга рөхсәт бирелгән, алар - Владислав Даванков («Яңа кешеләр» партиясеннән), Леонид Слуцкий (ЛДПР партиясеннән), Николай Харитонов (КПРФ партиясеннән) һәм гамәлдәге дәүләт башлыгы Владимир Путин (үз-үзен тәкъдим итүче буларак). РФ Үзәк сайлау комиссиясе 10 февральдән дә соңга калмыйча тагын ике дәгъвачыга карата аларны теркәү яки теркәүдән баш тарту турында карар кабул итәргә тиеш.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз