news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда Россия Президенты сайлауларына килү 15 сәгатькә 77,06 процент тәшкил итте

Татарстанда Россия Президенты сайлауларына килү 15 сәгатькә 77,06  процент тәшкил итте
Фото: © «Татар-информ»

Татарстанда Россия Президентын сайлауга килү 15.00 сәгатькә 77,06 процент тәшкил итте, дип хәбәр итә ТР Үзәк сайлау комиссиясе «Сайлаулар» ГАС системасы мәгълүматларына сылтама ясап үзенең телеграм-каналында.

Татарстанда яшәүче 3 миллионга якын кеше сайлау хокукына ия. Сайлауны үткәрүне сайлау комиссияләренең 22 мең әгъзасы тәэмин итә. Сайлау участокларында 16 меңнән артык күзәтүче эшли, шул исәптән чит ил күзәтүчеләре дә бар.

Республикада 65 территориаль һәм 2722 участок сайлау комиссиясе эшли. Моннан тыш, хастаханәләрдә, шифаханәләрдә, тикшерү изоляторы, вокзалда һәм аэропортта вакытлыча 45 сайлау участогы ачылган.

Россия Федерациясе Президентын сайлау 8нче тапкыр үткәрелә, быел ул 15, 16 һәм 17 мартта уза.

Сайлауда 4 кандидат – Владислав Даванков («Яңа кешеләр» партиясеннән), Леонид Слуцкий (ЛДПР партиясеннән), Николай Харитонов (КПРФ партиясеннән) һәм Россиянең хәзерге Президенты Владимир Путин (үзен-үзе тәкъдим итүче) катнаша.

Президент сайлауларында беренче көнне Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин һәм башка танылган татарстанлылар үз тавышларын бирделәр.

news_right_1
news_right_2
news_bot