news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда Россия Кубогы өчен 150 авыр атлет көч сынашачак

Турнирның тантаналы ачылышы Яшел Үзәндә 7 февральдә була.

Татарстанда Россия Кубогы өчен 150 авыр атлет көч сынашачак
Султан Исхаков

(Казан, 3 февраль, «Татар-информ», Алексей Анисимов). Яшел Үзәндә 7 февральдә авыр атлетика буенча Россия Кубогы старт ала. Анда илнең 50 төбәгеннән 150 спортчы катнашачак. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Татарстан Республикасы яшьләр эшләре һәм спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов җиткерде.

«Ярышлар ир-атлар арасында сигез, хатын-кызлар арасында җиде үлчәү категориясендә барачак. Кубокның ачылышы 7 февральдә 16.00 сәгатьтә булачак. Россия Авыр атлетика федерациясе президенты Максим Агапитов килүе көтелә. Әлеге Россия Кубогына Татарстан 12 спортсмен – 8 ир-ат һәм 4 хатын-кызны тәкъдим итә. Без Зөлфәт Гәрәевкә, Сергей Колесниковка, Сергей Лисичкинга, шулай ук Анастасия Ивановага, Надежда Лихачевага һәм Анастасия Голубинага зур өметләр баглыйбыз», – дип билгеләп үтте Шәйхетдинов.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100