Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда Россия көненә республикада яшәүче чит ил кешеләре белән видео төшерделәр
«Россия – Ислам дөньясы» стратегик караш төркеме Россия көне уңаеннан махсус видеоролик төшергән. Аның геройлары – Татарстанда яшәүче, укучы һәм эшләүче төрле ил вәкилләре. Бу хакта төркемнең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Роликта катнашкан чит ил кешеләре республиканың иң яраткан урыннары, үзенчәлекләре, традицияләре һәм аларга Россиядә үзләрен өйдәге кебек хис итәргә ярдәм итүче башка әйберләр турында сөйли.
Видеоның авторлары әлеге ролик белән Россиянең төрле халык һәм дин вәкилләре өчен уртак йорт булуын күрсәтергә теләгән.
«Халыклар дуслыгы – ул матур сүзләр генә түгел, ә көндәлек хезмәт һәм бер-береңә карата эчкерсез ихласлык. Безнең геройлар Россиядә үзләрен өйдәге кебек кебек хис итә, чөнки монда һәркемнең традицияләрен һәм динен хөрмәт итәләр. Илебезнең көче нәкъ менә шунда. Безнең уртак бурычыбыз – бу ышанычны саклау һәм арттыру», – дип билгеләп үтте «Россия – Ислам дөньясы» стратегик караш төркеме рәисе урынбасары Марат Гатин (төркемне Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов җитәкли).
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз