news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда "Россия халыкларының милли бәйрәмнәре" фотобәйгесе игълан ителде

Татарстанның матбугат һәм гаммәви коммуникацияләр агентлыгы оештырган бәйгегә фотохезмәтләрне 2017 елның 1 июленә кадәр тапшырырга мөмкин.

(Казан, 2 гыйнвар, "Татар-информ"). Татарстанның матбугат һәм гаммәви коммуникацияләр агентлыгы “Россия халыкларының милли бәйрәмнәре”  фотоконкурсын игълан итте. Бәйгенең максаты - тарихи мирасны, туган якның традицияләрен, йолаларын таныту, Россия халыкларының мәдәниятен саклауга һәм үстерүгә өлеш кертүче оста фотохезмәтләрне ачыклау. Бәйгенең үткәрелү тәртибе агентлыкның рәсми сайтында урын алган - tatmedia.tatarstan.ru

Иҗади бәйге “Татарстанның 2014-2020 елларга дәүләт милли сәясәтен тормышка ашыру” программасы нигезендә оештырыла. Ул “Иң яхшы фотография”, “Фотохезмәтләр сериясе”, “Портрет” номинацияләрендә үткәрелә. Конкурска фотоэшләр 2017 елның 1 июленә кадәр кабул ителә. Бәйгегә моңа кадәр башка бәйгеләрдә тәкъдим ителеп, призлы урыннар алган фотографияләрне тапшырырга ярамый. Һәр номинациядә 1 нче, 2 нче һәм 3 нче урыннар билгеләнә, аларның ияләре 35 мең, 25 мең һәм 15 мең сум күләмендә премияләр белән бүләкләнәчәк.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100