news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда Россия гимнын төрле милли уен коралларында башкардылар

Музыкаль проект төрле халыклар, шул исәптән рус, татар, удмурт, казах, әрмән, азәрбәйҗан, таҗик, Африка халыклары вәкилләре һәм башкалар катнашында узды.

Татарстанда Россия гимнын төрле милли уен коралларында башкардылар

(Казан, 11 июнь, «Татар-информ»). Татарстан Халыклары Ассамблеясе һәм Дуслык йорты Россия көненә видеокотлау әзерләгән. Анда төрле халык вәкилләре Россия гимнын төрле милли уен коралларында башкарды.

Музыкантлар бу үзенчәлекле бүләкне #ВеликиеПесниВеликойРоссии акциясе кысаларында эшләгән.

Музыкантларның берсе, Татарстанның мари милли-мәдәни автономиясе активисты Александр Славин сөйләвенчә, алар күпсанлы дусларына — Татарстан һәм Россия халкына кызыклы бүләк әзерләргә теләгән.

«Россиядә якынча ике йөз төрле халык яши, алар өчен безнең ил — туган йорт һәм һәрбер милләт безнең ил тормышына үзенең кабатланмас өлешен кертә. Без музыкаль котлауда шуны күрсәтергә теләдек», — дип аңлатты музыкант видеоның идеясен.

Музыкаль проект төрле халык вәкилләре, шул исәптән рус, татар, удмурт, казах, әрмән, азәрбәйҗан, таҗиклар, Африка халыклары вәкилләре катнашында узган.

Барлык катнашучылар төрле музыка уен коралларында — баян һәм гармун, гитара, сыбызгы, флейта, думбра, скрипка, шулай төрле халыкларның бәрмә уен коралларында уйнаган. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100