news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда Россия даруларының өлеше 35 процентка арткан

Россия фармбазарында үзебездә җитештерелгән препаратларның акчалата өлеше 30 процент чамасы тәшкил итә.

(Казан, 24 август, «Татар-информ», Екатерина Фадеева). Узган ел Татарстан фармацевтика базарында препаратлар өлеше 35 процентка җиткән. Бу хакта Татарстан сәламәтлек саклау министрының урынбасары Фәридә Яркәева «Татар-информ» агенлыгында «Россия и мир. Управление потенциалом роста фармацевтического рынка» III GMP-конференциягә багышланган матбугат конференциясендә әйтте.

Бу күрсәткеч Россия буенча уртача күрсәткечтән артып китә. Шулай итеп, Россия фармбазарында үзебездә җитештерелгән препаратларның акчалата өлеше 30 процент чамасы, табигый 62 процент тәшкил итә. Бу Россиядә җитештерелгән дарулар чит илнекеннән арзанрак булуы турында сөйли, диде Яркәева.

Татарстан сәламәтлек саклау министрының урынбасары сүзләренчә, Россиядә фармацевтика тармагы Россия һәм чит ил инвесторлары белән җитештерүчеләр өчен җәлеп итә торган тармакларның берсе. Бүгенгә Россия фармбазарында 1200 җитештерүче эшли. Соңгы ике елда гына да Россиядә дару препаратлары җитештерүче 70 кә якын мәйданчык ачылган. Ул көндәшлек үсешенә һәм бәяләр төшүгә китерә, диде Яркәева.

news_right_1
news_right_2
news_bot