news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда Россия – АСЕАН саммитын уздыру буенча оештыру комитеты төзелде

Татарстанда Россия – АСЕАН саммитын уздыру буенча оештыру комитеты төзелде
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Татарстанда Казанда Россия – АСЕАН саммитын үткәрү буенча оештыру комитеты төзелде. Тиешле указга ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов кул куйды.

Оештыру комитеты саммитны әзерләү һәм уздыру буенча оператив штаб төзергә, шулай ук чараны әзерләү һәм уздыруның аерым юнәлешләре буенча эш төркемнәре оештырырга һәм башка кирәкле чараларны гамәлгә ашырырга тиеш.

Оештыру комитетының бурычлары арасында – саммит уңаеннан республика чаралары планын эшләү һәм раслау, әлеге планның үтәлешен һәм аны гамәлгә ашыруга бүлеп бирелгән акчаларның максатчан файдаланылуын тикшереп торуны тәэмин итү. Шулай ук чараны әзерләү барышында хакимиятнең төрле органнары һәм иҗтимагый оешмалар арасында үзара хезмәттәшлекне оештыру буенча тәкъдимнәр әзерләү.

Оештыру комитеты рәисе итеп республика җитәкчесе Рөстәм Миңнеханов үзе билгеләнде.

Планлаштырылганча, аның урынбасарлары итеп ТР Премьер-министры Алексей Песошин, ТР Рәисе Администрациясе Җитәкчесе Әсгать Сәфәров һәм Казан мэры Илсур Метшин билгеләнде (соңгысы – килешү буенча).

Оештыру комитеты секретаре итеп ТР Рәисе ярдәмчесе Газинур Бакиров билгеләнде.

Россия – АСЕАНның бишенче саммиты 17-19 июньдә узачак. Чараны Казанда уздыру турындагы Указны РФ Президенты Владимир Путин имзалады.

Саммит Россия һәм быел билгеләп үтелә торган көньяк-көнчыгыш Азия дәүләтләре ассоциациясе (АСЕАН) арасында мөнәсәбәтләр урнаштыруның 35 еллыгына багышланачак. ТР башкаласында дәүләт һәм хөкүмәт башлыклары, АСЕАН илләренең профильле министрлыклары һәм ведомстволары, шулай ук төбәк берләшмәләре һәм оешмалары вәкилләре җыелачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot