news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда росгвардиялеләргә яңа эш машиналары тапшырдылар

Росгвардиянең ТР буенча идарәсенең ведомстводан тыш сак бүлекчәләре карамагында 14 мең объект һәм 42 мең фатир бар.

(Казан, 20 декабрь, «Татар-информ»). Татарстанда Росгвардия ведомстводан тыш сак хезмәткәрләренә яңа эш машиналары ачкычларын тапшырдылар. Бу хакта ведомствоның матбугат хезмәте хәбәр итә.

Татарстанда ведомстводан тыш сак башлыгы полиция подполковнигы Роман Гордеев бүлекчәләр җитәкчеләренә 9 «Лада Гранта» һәм 2 «УАЗ Патриот» яңа автомобильләре ачкычларын тапшырды.

Машиналар дәүләт оборона заказы буенча эшләнгән. Автомобильләр махсус техника, видеотеркәү һәм навигация системалары белән җиһазланган.

Росгвардиянең ТР буенча идарәсенең ведомстводан тыш сак бүлекчәләре карамагында 14 мең объект, 42 меңнән артык фатир һәм гражданнарның милкен саклаучы башка урыннар. Тәүлек саен 78 мобиль наряд кизү тора. Агымдагы елның 11 аенда кизү часте заявкалары буенча 19 мең тапкыр барган һәм 1223 җинаятьне ачыклаган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100