news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда росгвардиячеләр юл кырыенда карда батып калган машина йөртүчегә ярдәм иткән

Росгвардиянең Татарстандагы идарәсенең «Ак Барс» ОМОН хезмәткәрләре автомобиле шәһәр яны трассасы кырыенда йомшак карда батып калган машина йөртүчегә ярдәмгә килгән. Бу хакта «Татар-информ»га ведомствоның матбугат хезмәтендә хәбәр итәләр.

Патрульлек вакытында бүлекчә хезмәткәрләре кар көртендә батып калган җиңел машинаны күреп ала.

Росгвардиячеләр башта автомобильне кул белән этеп чыгарырга тырыша, ләкин бу ярдәм итми. Шуннан соң алар трос ярдәмендә машинаны тартып чыгара.

Машина йөртүче хезмәткәрләргә оператив ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерде, диелә хәбәрдә.

Фото: © Росгвардиянең Татарстандагы идарәсе матбугат хезмәте

news_right_1
news_right_2
news_bot