news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда ришвәт алган фирма директорына 10 миллион сум штраф билгеләделәр

Татарстанда ришвәт алган фирма директоры 10 миллион сум штраф түләргә тиеш булачак.

Татарстан прокуратурасы хәбәр иткәнчә, Чаллы транспорт компаниясе җитәкчесе 2021 елдан 2023 елга кадәр 1,5 миллион сум күләмендә ришвәт алган һәм тапшырган.

Ришвәт итеп тапшырылган акчалар дәүләт файдасына конфискацияләнгән. Фирмага ике ел дәвамында дәүләт һәм муниципаль сатып алуларда катнашу тыелган.

news_right_1
news_right_2
news_bot