news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда ришвәтнең уртача суммасы 39 мең сум тәшкил иткән

Ел башыннан экспертлар Татарстанда ришвәтчелекнең 93 фактын ачыклады.

Татарстанда ришвәтнең уртача суммасы 39 мең сум тәшкил иткән
pixabay.com/СС0, Султан Исхаков

(Казан, 28 август, «Татар-информ», Валерия Белова). Халык арасында сораштыру нәтиҗәләре буенча, ришвәтнең уртача суммасы 39 мең сум тәшкил итә. Бу хакта «Татар-информ»да брифингта Татарстан Республикасы Президентының Коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре идарәсенең коррупциягә каршы тикшерүләр бүлеге мөдире вазифаларын башкаручы Салават Рәхимов сөйләде.

Уртача ришвәт күләме турында мәгълүмат Татарстанда 2005 елдан бирле үткәрелә торган социологик сораштыру вакытында алынды.

«Халык фикеренчә, бүгенгә ришвәтнең уртача күләме 39 мең сум чамасы. Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы мәгълүматлары буенча 6 айда ришвәтнең уртача күләме 161 мең сум тәшкил иткән. Монда исәпләү алымнары төрле. Беренче очракта – халык фикере, икенчесендә – акчалата бүләкләүләрнең гомуми суммасы ачыкланган ришвәтчелек очракларына бүленә», – диде Салават Рәхимов.

Алты ай нәтиҗәләре буенча Татарстан судларына 113 коррупцион җинаять буенча эшләр юнәлдерелгән.

«Коррупцион җинаять кылган өчен 136 зат хөкем ителгән. Беренче ярты ел нәтиҗәләре буенча ришвәтчелекнең 93 факты ачыкланган, аларның 24е аеруча зур күләмдә», – диде спикер.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100