news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда ришвәтнең уртача күләме узган елда 330 мең сум тәшкил иткән

Узган елда дәүләт хакимияте һәм дәүләт хезмәте мәнфәгатьләре өлкәсендә ришвәтчелек буенча 613 очрак ачыкланган.

(Казан, 9 февраль, «Татар-информ», Полина Шевчук). Узган елда дәүләт хакимияте һәм дәүләт хезмәте мәнфәгатьләре өлкәсендә 765 җинаять ачыкланган. Аларның күбесе (613 очрак) — ришвәт фактлары.

Җинаятьләрнең гомуми санының 130 очрагында зур күләмдәге ришвәт турында сүз бара, ә ришвәтнең уртача күләме 330 мең сум тәшкил иткән. Бу хакта Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының йомгаклау коллегиясендә ведомство башлыгы Артем Хохорин сөйләде.

«Әйтик, дәүләт килешүен үтәгәндә гомуми яклау өчен эшмәкәрдән дүрт миллион сум таләп иткән республиканың социаль иминиятләштерү фонды идарәчесе кулга алынды», — дип мисал китерә Хохорин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100