news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда ришвәтнең уртача күләме арткан

Быел 10 айда коррупциянең 722 очрагы ачыкланган

 (Казан, 19 ноябрь, ”Татар-информ”, Лилия Локманова). Татарстанда ришвәтнең уртача күләме арткан. Узган елларда ул 14-24 мең тирәсендә тибрәлсә, быел бу сан 89 мең сумга кадәр җиткән.

ТР буенча ЭЭМның икътисади куркынычсызлык һәм коррупциягә каршы идарәсе җитәкчесе Ринат Акчурин хәбәр иткәнчә, быел 10 айда коррупциянең 722 очрагы ачыкланган. Шуларның 615 ендә дәүләт органнарында эшләүчеләр (вазифаи вәкаләтләрне үз файдасына файдалану, ришвәтчелек һ.б.) җаваплылыкка тартылган.

Ришвәтчелеккә килгәндә, 10 ай эчендә ришвәт бирү, алу һәм арадашчы булуның 229 очрагы теркәлгән. Шуларның 18 очрагында ришвәт зур күләмдә булган. Ришвәт алу һәм бирүдән килгән зыян 20 миллион сумнан артып китә.

394 очрак буенча ачылган җинаять эшләре судка җибәрелгән, ә 172 кеше коррупциядә гаепләнелеп, җаваплылыкка тартылганлыгы хакында хәбәр итте бүген “Татмедиа” Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгында узган брифингта Ринат Акчурин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100