Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанда РФ Президентын сайлау бюллетеньнәренең 18 мең 45е яраксыз дип табылган
Сайлау көнне сайлау участокларыннан тыш башка урында тавыш бирүчеләргә 104 мең 476 данә бюллетень бирелгән.
(Казан, 20 март, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Татарстанда Россия Президентын сайлау өчен әзерләнгән бюллетеньнәрнең 18 мең 45е яраксыз дип табылган. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Мидхәт Шаһиәхмәтов хәбәр итте.
“Тавыш бирү тәмамлану вакытына сайлаучылар исемлегенә кертелгән сайлаучылар саны 2 млн 919 мең 482 кеше тәшкил иткән. Участок сайлау комиссияләре тарафыннан алынган бюллетеньнар саны - 2 млн 802 мең 989. Вакытыннан алда тавыш бирүчеләргә бер бюллетень да бирелмәгән. Участок сайлау комиссияләре сайлау көнне тавыш бирү бинасында сайлаучыларга 2 млн 155 мең 833 бюллетень биргән. Сайлау көнне сайлау участокларыннан тыш башка урында тавыш бирүчеләргә 104 мең 476 данә бюллетень бирелгән. 542 мең 680 бюллетень гамәлдән чыгарылган. Тавыш бирү өчен күчерелмә әрҗәләрдән 104 мең 450 бюллетень алынган. Тавыш бирү өчен стационар әрҗәләрдән 2 млн 154 мең 215 бюллетень алынган. Яраксыз дип табылган 18 мең 45 бюллетень исәпләнә. 2 млн 240 мең 620 бюллетень дөрес, гамәлгә яраклы булган”, - диде Мидхәт Шаһиәхмәтов.
ҮСК рәисе кандидатлар өчен Татарстанда бирелгән тавышларны санап чыкты.Сергей Бабурин өчен - 13 мең 030 тавыш, Павел Грудининга - 204 мең 618, Владимир Жириновский өчен - 67 мең 929, Владимир Путин өчен - 1 млн 854 мең 119, Ксения Собчакка - 29 мең 951, Максим Сурайкин өчен - 37 мең 969, Борис Титовка - 13 мең 361, Григорий Явлинский өчен 19 мең 643 тавыш бирелгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз