news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда РФ Конституциясенә төзәтмәләргә тавыш бирү белән бәйле кайнар линия эшли

Республикада яшәүчеләрдән сайлау хокуклары бозылуга килгән барлык шикаятьләр буенча да тикшерүләр үткәреләчәк.

(Казан, 26 июнь, «Татар-информ», Наталья Рыбакова).  РФ Конституциясенә үзгәрешләр кертү мәсьәләсе буенча гомумроссия тавыш бирү вакытында ТРда Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил аппараты Татарстан халкы өчен кайнар линия эшен ачты. Бу хакта бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә ТРда Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская хәбәр итте.

«Без ТР Иҗтимагый палатасы белән берлектә кайнар линия эшен ачабыз. +7 (939) 345-37-50 мобиль телефоны буенча шалтырату көн саен кабул ителәчәк. 1 июльдә кайнар линия телефоны иртәнге сәгать сигездән кичке сәгать сигезгә кадәр эшләячәк», - дип хәбәр итте ул.

Сабурская, республикада яшәүчеләр үзләрен кызыксындырган сорауларны 236-41-80 телефонына  Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил аппаратының кабул итү бүлмәсенә шалтыратып бирә алалар, дип өстәде. Монда сайлау хокукларын бозу фактлары турында хәбәр итәргә мөмкин. Әлеге фактлар буенча тикшерү үткәреләчәк.

«Гражданнардан кергән мөрәҗәгатьләргә мониторинг үткәрә һәм сайлаулар барышы турында массакүләм мәгълүмат чараларында һәм социаль челтәрләрдә бастырыла торган барлык мәгълүматны күзәтә торган эшче төркем төзелде», — диде спикер.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100