Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда режиссер эше буенча беренче «Алтын битлек»не Илгиз Зәйниев алды
«Әкият» курчак театрында Илгиз Зәйниев куйган «Авиатор» курчак спектакле өч номинациядә «Алтын битлек»кә ия булды. Бу - Татарстанда режиссер эше буенча беренче «Алтын битлек» премиясе.
Хәзерге вакытта Мәскәүдә «Алтын битлек» илкүләм театр премиясен тапшыру тантанасы бара.
«Курчак театрында иң яхшы актер эше» номинациясендә – Дилүс Хуҗәхмәтов, «Курчак театрында иң яхшы режиссер» номинациясендә – Илгиз Зәйниев һәм спектакль үзе «Иң яхшы курчак спектакле» номинациясендә лауреат булды.
Евгений Водолазкин романы буенча куелган «Авиатор» спектакленең үзенчәлеге – төп герой Иннокентий Платонов курчагының боздан ясалган булуы. Һәр спектакль өчен махсус туңдыргычта яңа курчак ясала. Курчак театры артисты Дилүс Хуҗәхмәтов кулындагы курчак спектакль азагына кадәр эреп бетә.
Спектакльнең рәссамы – Сергей Рябинин. Композитор – Эльмир Низамов.


Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз