news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда рейс автобусы йөк машинасы белән бәрелешеп, 6 кеше зыян күргән

Биш кеше "Татнефть" медицина-санитария частена озатылган

(Казан, 23 декабрь, «Татар-информ»). Татарстанның Әлмәт районында Әлмәт - Лениногорск маршруты буенча чыккан рейс автобусы юл-транспорт һәлакәтенә юлыккан, зыян күрүчеләр бар.

ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, йөк машинасы белән рейс автобусы бәрелешү нәтиҗәсендә, 6 кеше зыян күргән. Аларның бишесе Әлмәттәге "Татнефть" медицина-санитария частена озатылган. Бер зыян күрүче урында медицина ярдәме күрсәткәннән соң, хастаханәгә барудан баш тарткан.

Автобуста барлыгы 13 пассажир булган.

ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсендә һәлакәтнең сәбәпләре ачыклана, дип хәбәр иттеләр.  

news_right_1
news_right_2
news_bot