news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда ревматоидлы артрит белән 9 мең кеше авырый

Бүген “Казан” кунакханәсендә ревматоидлы артрит авыруын дәвалау мәсьәләләренә багышланган фәнни-гамәли конференциясе эшли башлады

(Казан, 20 ноябрь, “Татар-информ”, Ләйсән Әсәдуллина). Бүген “Казан” кунакханәсендә ревматоидлы артрит авыруын дәвалау мәсьәләләренә багышланган фәнни-гамәли конференциясе эшли башлады. Аны Россия сәламәтлек саклау һәм социаль үсеш министрлыгының  штаттан тыш баш ревматологы, профессор Евгений Насонов ачып җибәрде.
Ревматоидлы артрит авыруы кеше иммунитеты какшау сәбәпле барлыкка килә. Ревматоидлы артрит булган кешеләрдә буыннар гына түгел, эчке әгъзалар да зарарлана. Андый пациентлар бик еш инфарктлар һәм инсультлар кичерә. Евгений Насонов үз чыгышында белдергәнчә, җир шарында ревматоидлы артрит 20 миллион кешедә теркәлә. Россиядә авыру булган кешеләр саны 1 миллионга җитә. Илебездә ел саен ревматоидлы артриттан 80 меңгә якын кеше инвалид дип табыла. Артрит белән авыручылар санын төгәл билгеләп тә булмый, чөнки чирнең башлангыч стадиясендә кешеләргә диагноз кую бик авыр. Профессор искәртеп үткәнчә, авыру башланып, бер ай эчендә дөрес диагноз кую кешеләрне инвалид булып калудан саклап калырга ярдәм итә, терапиянең нәтиҗәсе дә уңай була.
Евгений Насонов сүзләренә караганда, бүгенге көндә авыруны дәвалап булмаса да, кеше хәлен җиңеләйтеп була. Хәзерге вакытта ревматоидлы артрит авыруын дәвалауда ген инженериясе препаратлары кулланыла башлады. Аларның тәэсире бик көчле – дарулар авыруның ремиссиясенә китерә. Ревматоидлы артрит белән авыручы балаларга да бу препаратлар ярдәм итәргә сәләтле. Казан дәүләт медицина университетының госпиталь терапия кафедрасы доценты Светлана Якупова “Татар-информ”га хәбәр иткәнчә, Татарстанда ревматоидлы артрит белән авыручылар саны 9 мең белән санала.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100