news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда ресторан һәм кафеларның дүрттән бере ябылган

Һәр оешма үз кунакларын саклап калу өчен мөмкинлекләр эзли һәм модернизацияләнә, ди эксперт.

Татарстанда ресторан һәм кафеларның дүрттән бере ябылган
архив

(Казан, 30 октябрь, «Татар-информ», Марат Ишкильдин). Татарстанда җәмәгать туклануы урыннарының дүрттән бер өлеше ябылган. Бу хакта «Открытый Татарстан» сайтында Татарстан Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы хисапларында хәбәр ителә.

«2018 елның гыйнварыннан сентябренә кадәр вакытта аларның саны 6,5 мең бина тәшкил иткән, шул ук вакытта 2019 елның шул ук айларында 5 меңгә якын калган», диелә документларда.

Бер ел эчендә Татарстанда җәмәгать туклану предприятиеләре саны якынча 23,8 процентка кимегән.

Әмма Татарстанда җәмәгать туклануы өлкәсендә керем күләме агымдагы елның тугыз аенда 34,5 млрд сумга кадәр арткан. Узган ел бу күрсәткеч 31,8 млрд сум булган. Шул ук вакытта 2019 елда тармакта сату күләме индексы 5,4 проценттан 1,7 процентка кадәр кимегән.

«Казанда хәзер 2 меңгә якын җәмәгать туклануы объекты бар. Базарның кимүе муниципаль берәмлекләрдә булырга мөмкин, Татарстан башкаласында күпме ачыла, шулкадәр ябыла», - дип сөйләде Татарстан рестораторлары һәм отельерлары ассоциациясе директоры Галина Шәрәфетдинова.

Хәзер базар тотрыклы, ләкин сатып алулар кими. Һәр оешма үз кунакларын саклап калу өчен мөмкинлекләр эзли һәм модернизацияләнә, дип өстәде эксперт.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100