Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда республика яшьләре гимнын язуга конкурс игълан ителде
Республикада Татарстан яшьләре гимнын язуга конкурс игълан ителде. Катнашуга яшь буынны берләштерүче заманча тантаналы музыкаль әсәрне тәкъдим итәргә әзер авторлар һәм иҗат коллективлары чакырыла, дип хәбәр иттеләр ТР Яшьләр министрлыгы матбугат хезмәтендә.
Конкурсны республиканың яшьләр эшләре министрлыгы ярдәмендә «Созвездие-Йолдызлык» һәм «Татарстан Республикасы Студентлар лигасы» төбәк яшьләр иҗтимагый оешмалары үткәрә.
Гимн Татарстан халыкларының традицион гомумкешелек рухи-әхлакый кыйммәтләрен, мәдәни, тарихи һәм милли өстенлекләрен чагылдырырга тиеш. Оештыручылар конкурсның төп бурычларыннан берсе дип яшьләрнең бердәмлеге, гражданлык җаваплылыгы һәм патриотизмы, шулай ук аларның республика үсешендә катнашырга омтылышы музыкаль символын булдыруны атыйлар.
Катнашучылар яшь чикләнмичә РФ гражданнары була ала. Гаризалар аерым авторлардан да, коллективлардан да кабул ителә. Бер катнашучыдан яисә авторлык коллективыннан гаризалар саны чикләнми.
Конкурска әзер гимнны – сүзләр язылган музыкаль әсәрне тәкъдим итәргә кирәк. Гаризалар һәм конкурс материаллары 2026 елның 10 октябренә кадәр кабул ителәчәк. Аларны электрон почтага җибәрергә мөмкин yold-rt@mail.ru.
10 октябрьдән 20 октябрьгә кадәр Татарстан Яшьләр министрлыгының «ВКонтакте» дагы рәсми битендә Ачык онлайн-тавыш бирү узачак. Аннары, 21-31 октябрьдә, эшләрне оештыручылар вәкилләре, мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләре, яшьләр сәясәте өлкәсендәге белгечләр, композиторлар, шагыйрьләр, педагоглар һәм башка экспертлар кергән жюри караячак.
Җиңүчене 1 ноябрьдә билгеләячәкләр. Конкурсның приз фонды 100 мең сум тәшкил итә.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз