news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда республика төзелеш программалары 97 процентка үтәлгән

2022 елда инфраструктура объектларын төзү һәм җәмәгать киңлекләрен төзекләндерү буенча Татарстанның 15 программасы 97 процентка үтәлгән. Бу хакта ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Алексей Фролов Хөкүмәт Йортында узган киңәшмәдә хәбәр итте. Киңәшмәне ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде.

12 программа буенча эш тәмамланган, аларга 180 объект керә. Тәмамланмаган өч программада 6 объект бар. Шулай итеп, Апас районы патологоанатомия бүлегендә эшләр 89, Арчада гомуми практика табибы офисында 92 процентка башкарылган.

Җәмәгать киңлекләрен төзекләндерү программасы буенча ике объектта эшләр башкарылып бетмәгән. Моннан тыш, 6 балалар сәламәтләндерү лагерьларының икесендә - Баулы районында (90 процент) һәм Казанда (99 процент) төзелеш эшләрен төгәллисе кала.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100