news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда “Республика тасмасы” акциясе башланды

Акция “Безнең республика: горурланабыз, яратабыз!” социаль проектлар марафоны кысаларында үткәрелә

 (Казан, 28 август, “Татар-информ”, Максим Кирилов). Татарстанда олы бәйрәм якынлаша: 30 август – Республика һәм Казан шәһәре көне. Шуңа кадәр “Безнең республика: горурланабыз, яратабыз!” социаль проектлар марафоны үткәрелә һәм аның кысаларында “Республика тасмасы”/”Республиканская ленточка” акциясе башланды. Аңа Татарстан башкаласында уздырыла торган “Казан ишегаллары”, “Дустанә ишегалды, дустанә шәһәр” кебек ишегалды бәйрәмнәре вакытында старт бирелде. Акция волонтерлары, татарстанлыларның уртак бәйрәме – Татарстан Республикасы көненә теләктәшлек һәм нисбәтлелек билгесе итеп, яшел-ак-кызыл төсләрне эченә алган Татарстан флагы рәвешендәге тасмалар өләшеп йөри башлады.

“Меңләгән волонтер бөтен республика буенча шәһәр урамнарында сентябрь урталарына кадәр тасмалар өләшәчәк. Чынлыкта, без беркемне дә мәҗбүриләмибез. Бары тик шушы акция белән республика үсеше өчен күңел биреп хезмәт-көч куйган, Ватанын яраткан һәм флагыбызның төсләре мәгънә биргән татарстанлыларны берләштерергә телибез”, - дип сөйләде “Татар-информ”га “Бердәм Россия”нең Яшь гвардиясе” Бөтенроссия иҗтимагый оешмасының Татарстандагы төбәк бүлеге җитәкчесе вазифаларын башкаручы Андрей Губанов.

Әлеге тасманың яшел төсе өметне символлаштыра, кызыл төсе – көч, энергия һәм куәтне, ә кайчак тормыш тәҗрибәсе һәм акылны, ак төсе – уй-ниятләр һәм гамәлләр сафлыгын, татарстанлыларның тыныч һәм килешеп яшәүгә омтылышын. Шуңа күрә акциянең төп максаты – республикада яшәүчеләрне бердәм символ - “Республика тасмасы” белән берләштерү.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100