news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда республика Рәисен сайлауга кандидатлардан документлар кабул итү төгәлләнә

Татарстан Республикасы Рәисе сайлауларында катнашу өчен сәяси партияләр тәкъдим иткән кандидатлардан документлар кабул итү бүген 18:00 сәгатьтә төгәлләнә. Бу хакта республиканың Үзәк сайлау комиссиясендә хәбәр иттеләр.

Үзәк сайлау комиссиясенә төрле сәяси көчләр тәкъдим иткән дүрт кандидат документ тапшырган: ЛДПРдан Руслан Йосыпов, «Бердәм Россия» партиясеннән Рөстәм Миңнеханов, КПРФтан Хафиз Миргалимов һәм «Социаль гаделлек өчен Россия пенсионерлар партиясе»ннән Виталий Смирнов.

Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев аңлатканча, кандидатлар тәкъдим итү сайлау кампаниясенең төп оештыру этабы булып тора, ул катнашучыларның беренчел исемлеген булдыруны төгәлли. Киләсе адым – теркәлү, аның йомгаклары буенча сайлау бюллетененә кертеләчәк фамилияләр билгеләнә.

Теркәлү процессын узу өчен һәр кандидат документларның тулы комплектын гына түгел, ә муниципаль берәмлекләрнең вәкиллекле органнарының кимендә 384 депутатыннан имза, шул исәптән муниципаль районнар һәм шәһәр округлары депутатларыннан кимендә 96 имза җыярга тиеш. Имзалар Татарстанның кимендә 34 муниципаль берәмлегеннән тапшырылырга тиеш.

Искәртеп үтик, Татарстан Рәисен сайлаулар 2025 елның 14 сентябрендә була. Татарстан Рәисен сайлаудан тыш, бу көнне 18 нче Мәләкәс сайлау округы буенча Татарстан Дәүләт Советына өстәмә сайлаулар узачак һәм 7,6 меңнән артык муниципаль депутат сайланачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot