Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда республика Рәисен сайлауга 22 мең белгеч җәлеп ителәчәк
Татарстанда 2025 елның 14 сентябрендә узачак республика Рәисен сайлауларга әзерлек дәвам итә. ТР Үзәк сайлау комиссиясе мәгълүматына караганда, кампанияне оештыру эшенә 22 меңгә якын кеше җәлеп ителәчәк.
Катнашучылар составына территория һәм участок сайлау комиссияләре әгъзалары, хокук саклау органнары, коткару хезмәтләре хезмәткәрләре, шулай ук техник ярдәм күрсәтүне һәм иминлекне тәэмин итүче белгечләр керә.
Татарстанда 2752 сайлау участогы ачу планлаштырыла. Шуларның 42се гражданнар вакытлыча булган урыннарда урнашачак. Кадрлар составын әзерләү (шул исәптән комиссия әгъзаларын укыту) эше инде башлап җибәрелде һәм тавыш бирү башланганчы дәвам итәчәк.
Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев билгеләп үткәнчә, алдагы сайлауларның масштабы меңләгән белгечнең төгәл һәм җайга салынган уртак эшен таләп итә. Һәр катнашучының профессиональлеге тавыш бирү процессын оештыруга, аның уңайлылыгына, иминлегенә һәм ачыклыгына турыдан-туры тәэсир итә, дип ассызыклады ул. Комиссия участокларны сыйфатлы дәрәҗәдә әзерләү һәм комиссияләрне барлык кирәкле нәрсәләр белән тәэмин итү өчен барысын да эшли, дип өстәде шулай ук Кондратьев.
Республика сайлау комиссиясе кампаниянең барлык юнәлешләрендәге системалы эшен дәвам итә – инфраструктураны әзерләүдән алып хокук саклау структуралары белән хезмәттәшлеккә кадәр.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз