Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда республика Рәисен сайлауга теркәлү өчен документлар кабул итү төгәлләнә
Татарстан Рәисе вазифасына кандидатларны теркәү өчен документлар тапшыру вакыты бүген кичке 18:00 сәгатьтә тәмамлана. Бу хакта «Сайлау ноктасы» мәгълүмат үзәгендә узган брифингта ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев хәбәр итте.
Хәзерге вакытта өч кандидат документларын тапшырган: Рөстәм Миңнеханов – «Бердәм Россия» партиясеннән, Виталий Смирнов – «Социаль гаделлек өчен Россия пенсионерлар партиясе»ннән, Руслан Йосыпов – ЛДПР партиясеннән.
«Бүген без КПРФ вәкиле Хафиз Миргалимовны көтәбез. 18:00 сәгатькә кадәр вакыт бар», - дип аңлатты Андрей Кондратьев.
Татарстанда бердәм тавыш бирү көнендә, 14 сентябрьдә, ТР Рәисе, 7,5 меңнән артык муниципаль депутат һәм 18нче номерлы Мәләкәс бер мандатлы сайлау округы буенча ТР Дәүләт Советы депутаты сайланачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз