Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда республика программасы буенча 27 махсус операция ветеранын яңадан укыттылар
Ел башыннан махсус хәрби операциядән кайткан 27 татарстанлы «Татарстан Республикасы халкын эш белән тәэмин итүгә ярдәм итү» дәүләт программасы буенча яңадан укыту узган. Шуларның 12се Татарстанның «Россия эше» кадрлар үзәге аша эшкә урнаштырылган, берсе шәхси эшмәкәрлекне рәсмиләштергән һәм дүрт татарстанлы үзмәшгульләр сыйфатында теркәлгән. Бу хакта кадрлар үзәгенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Узган елның шул ук чорында махсус хәрби операциянең дүрт катнашучысы укыды. Күрсәткечләрнең сизелерлек артуы Татарстан Республикасының «Россия эше» кадрлар үзәгенең карьера консультантларының актив эшләве нәтиҗәсендә булды. Алар махсус операция ветераннарын вакансияләр ярминкәләренә җәлеп итә, социаль челтәрләрдә дәүләт ярдәме чараларын игълан итә», – дип сөйләделәр матбугат хезмәтендә.
Дәүләт программасы ярдәмендә махсус хәрби операция ветераннары каравылчыларга һәм йөк төягеч йөртүчеләргә өйрәнделәр. Кайбер катнашучылар транспорт чараларын йөртүчеләрне «В» категориясеннән «С» категориясенә яңадан әзерләделәр.
«Татарстан Республикасы халкын эш белән тәэмин итүгә ярдәм» дәүләт программасы 2013 елдан бирле гамәлдә. Аның максаты – 2028 елга халыкның мәшгульлек дәрәҗәсе 60 проценттан төшермәү.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз