news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда республика медицинасына карата шикаятьләр саны кимегән

Быел Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгына халыктан 4400 мөрәҗәгать килгән.

(Казан, 14 ноябрь, «Татар-информ»). 2017 елның беренче яртыеллыгында Татарстан сәламәтлек саклау өлкәсенә карата, 2016 елның шул чоры белән чагыштырганда, шикаятьләр азрак килгән. Татарстанның сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин «Татар-информ» агентлыгына биргән интервьюсында шул хакта белдерде.

«2017 елның беренче яртыеллыгында шикаятьләр саны кимеде. Әгәр узган ел аларның саны 5700 булса, быел 4400дән артмады. Медицина ярдәме күрсәтүнең сыйфаты, югары технологияле медицина ярдәме күрсәтү, аның үтемлелегенә бәйле мөрәҗәгатьләр саны азайды», – диде Гадел Вафин.

news_right_1
news_right_2
news_bot