news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда республика Конституциясе турындагы видеороликлар бәйгесе үткәрелә

Бәйгедә катнашу өчен гаризалар 2018 елның 22 октябренә кадәр кабул ителә.

(Казан, 1 август, “Татар-информ”). Татарстан Республикасы Конституцион суды республика Конституциясенә багышланган иң яхшы видеороликка конкурс игълан итә. Бу хакта суд матбугат хезмәте хәбәр итә.

Бәйге гражданнарны хокукый яктан агарту, аларны социаль-хокукый активлыкка җәлеп итү һәм халыкның хокукый культурасын күтәрү максатыннан үткәрелә.

Бәйгедә катнашу өчен гаризалар 2018 елның 16 июленнән 22 октябренә кадәр кабул ителә.

Конкурс кагыйдәләре белән Татарстан Республикасы Конституцион суды сайтында танышырга мөмкин. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100