news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда Республика көнен бәйрәм итүгә бәйле рәвештә озын ял көннәре булмаячак

Татарстанда Республика көнен бәйрәм итүгә бәйле рәвештә озын ял көннәре булмаячак
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

30 августта Татарстанда Республика көне билгеләп үтелә. Төбәк җитештерү календаре буенча, бу дата бәйрәм көне булып санала. Ләкин Татарстанда озын яллар булмаячак.

Быел 30 август якшәмбегә туры килә. Мондый ситуацияләрдә федераль бәйрәмнәр очрагында ял көне бәйрәмнән соңгы эш көненә күчерелә. Әмма республика бәйрәмнәренә карата әлеге кагыйдә гамәлдә түгел, димәк, 31 август гадәти эш көне булачак.

Августта Татарстанда барлыгы 21 эш көне һәм 10 ял көне булачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot