Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанда Республика көне уңаеннан өстәмә ял көне булмаячак
30 август - эшләми торган бәйрәм көне якшәмбегә туры килә.
(Казан, 16 август, «Татар-информ»). Быел Татарстанда Республика көне уңаеннан өстәмә ял көне бирелмәячәк. Бу хакта ТР Хезмәт, эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Татарстан Республикасының бәйрәм көннәре һәм истәлекле даталары турында»гы республика законы нигезендә 30 август, Татарстан Республикасы көне, эшләми торган бәйрәм көн булачак.
Бәйрәм якшәмбегә туры килү сәбәпле, әлеге законның бер пункты нигезендә, «ял көннәренә өстәмә ял көне бирелми», дип искәрттеләр министрлыкта.
Татарстанда ял көннәренә туры килгәндә, бәйрәм көннәрен күчермәү төбәк бәйрәмнәрен федераль бәйрәмнәрдән аера.
Элегрәк «Татар-информ» Республика көнендә « Татарстан100 процент» онлайн-форумы эшли башлаячагын хәбәр иткән иде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз