Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда Республика балалар сәнгать фестивале башлана
Татарстанда «Минем әти – каһарман» Республика балалар сәнгать фестиваленә старт бирелде, анда 7 яшьтән 17 яшькә кадәрге махсус хәрби операция сугышчыларының балалары катнашачак. Яшь рәссамнарның иң яхшы эшләре 2026 елның сентябрендә Татарстан Республикасы Милли китапханәсендә йомгаклау күргәзмәсендә тәкъдим ителәчәк. Бу хакта Казан мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә.
Проект Балаларны яклау көненә багышланган һәм махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләренә ярдәм итүгә, гаилә хәтерен саклауга һәм үсеп килүче буынның иҗади мөмкинлеген үстерүгә юнәлдерелгән. Фестивальне Татарстанда уздыру тәкъдиме белән Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Илья Вольфсон чыкты.
Фестиваль кысаларында республиканың муниципаль районнарында һәм Казанда сәнгать мастер-класслары узачак, анда оста рәссамнар җитәкчелегендә балалар әтиләренең портретларын ясаячак. Мәдәният йортлары, яшьләр һәм мәдәният үзәкләре, балаларны савыктыру лагерьлары һәм башка мәдәният һәм мәгариф учреждениеләре дәресләрне үткәрү өчен мәйданчык буларак хезмәт итәчәк.
Мастер-класслар тәмамланганнан соң һәр муниципалитетта җирле күргәзмәләр оештырылачак. Иң матур һәм тәэсирле эшләр Татарстан Республикасы Милли китапханәсендә ачылачак республика экспозициясе исемлегенә керәчәк.
Фестиваль 2025 елда Мәскәү өлкәсендә төбәк губернаторы Андрей Воробьев һәм Дәүләт Думасы депутаты Сергей Колунов ярдәме белән Мәскәү өлкәсе Махсус хәрби операция ветераннары ассоциациясе тарафыннан гамәлгә ашырылган проектны дәвам итә.
Фестивальне Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы, «Бердәм Россия» партиясенең Татарстанлагы төбәк бүлеге, «Беренчеләр хәрәкәте» бергәлегенең Татарстан Республикасы төбәк бүлеге, «Ватанны саклаучылар» фондының Татарстан Республикасы филиалы һәм төбәк муниципалитетлары оештыра.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз