news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда ремонтланган мәктәпләр һәм бакчалар саны 2018 ел ахырында меңгә җитәчәк

2018 елда республикада барлыгы 112 белем бирү учреждениесендә капиталь ремонт эшләре башкарылачак.

(Казан, 23 октябрь, «Татар-информ»). Татарстанда капиталь ремонтланган белем бирү учреждениеләре саны 2018 ел ахырына 1038 булачак. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Татарстанда 2012 елдан эксплуатацияләү вакыты 30 елдан артып киткән балалар бакчалары һәм мәктәпләрне капиталь ремонтлау программасы гамәлгә ашырыла.

«6 ел эчендә барлыгы 926 белем бирү учреждениесе төзекләндерелде. Шуларның 704е – муниципаль, 49ы — коррекция мәктәпләре, 173е – балалар бакчалары. Финанслауның гомуми күләме 15,05 миллиард сум тәшкил итә», - диделәр министрлыкның матбугат хезмәтендә.

Быел республикада 28 мәктәп һәм 73 балалар бакчасы ремонтланган. Хәзерге вакытта 21 мәктәпкәчә белем бирү объектында эшләр дәвам итә.

Республика бюджетыннан бүленгән акчаларга белем бирү учреждениеләренең фасадларын, түбәләрен, эчке инженер коммуникацияләрен төзекләндерәләр. Балалар бакчалары һәм мәктәпләрдә шулай ук санузел һәм тәрәзәләрне алыштыралар.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100