Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанда рекордлы күләмдә - 14 мең тоннага якын гошер сәдакасы җыелды
Татарстан Республикасы Диния Нәзарәте башлангычы белән тормышка ашырылган гошер сәдакасын җыю һәм халыкның мохтаҗ катламнарын азык-төлек белән тәэмин итү кампаниясе тәмамланды. Кампания нәтиҗәләре буенча, Татарстан Республикасында барлыгы 1377,34 тонна гошер сәдакасы җыелды.
Мөхтәсибәтләр арасында беренче өчлекне Балык Бистәсе (256 т), Питрәч (250 т) һәм Сарман (143,5 т) районнары алып тора. Шулай ук Арча районы (68 т), Балтач районы (62,9 т), Кукмара районы (55 т), Әтнә районы (45 т), Саба районы (43,12 т), Теләче районы (42 т), Буа һәм Чирмешән районнары (40 шар тонна) зур активлык күрсәтте. Бу хакта ТР Диния нәзарәте хәбәр итә.
Татарстан мөселманнары, мохтаҗларга ярдәм итү йөзеннән, республика мәчетләренә яшелчә, җиләк-җимеш кайнатмалары, тозлаган кыяр-помидорлар, бал алып килде. Искәрмәләр дә булды: мәсәлән, Сарман районында мөселман эшкуарлары гошерне бодай һәм арпадан чыгарды. Кампания кысаларында җыелган азык-төлек хәйрия оешмаларына (Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең «Зәкят» хәйрия фонды һәм «Ярдәм» гомуммилләт хәйрия фонды тернәкләндерү үзәге), социаль учреждениеләргә, мөселман уку йортларына, шулай ук турыдан-туры мохтаҗ гаиләләргә җибәрелде.
ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең «Зәкят» хәйрия фонды Казанның 600дан артык аз керемле гаиләсен азык-төлек белән тәэмин итте.
Гошер җыю кампаниясе Татарстанда барлык мөхтәсибәтләрдә үзәкләштерелгән рәвештә 2017 елдан бирле үткәрелә.
- Гошер ул – сәдаканың махсус төре, ул мөселман кешесенең үстергән уңышын җыеп алганнан соң, аның уннан берен мохтаҗларга бирүдән гыйбарәт. Гошер сәдакасының мәҗбүри булуы хакында «Әл-Бәкара» (Сыер) сүрәсенең 267-нче аятендә әйтелә. Гошер зәкятнең бер өлеше булып тора.
Инкыйлабка кадәр Ислам динен тотучы татарларда гошер сәдакасын җыю гадәти хәл булган. Ә советлар вакытында гошер бәйрәмнәрен уңыш бәйрәмнәре алмаштырган. Хәзер бу хәйрия гамәле Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев һәм мәрхүм Вәлиулла хәзрәт Якуповның идеясе белән яңадан республика мөселманнары дини тормышына кире кайта башлады.
Шулай итеп, татарстанлыларның активлыгы нәтиҗәсендә, Татарстан мөхтәсибәтләрендә традицион рәвештә гошер сәдакасын җыю һәм халыкның мохтаҗ катламнарын азык-төлек белән тәэмин итү кампаниясе вакытында 2017 елда – 160 тонна, 2018 елда – 600 тонна, 2019 елда – 1109,5, 2020 елда – 1000 тоннага якын, 2021 елда 577,33 тонна гошер сәдакалары җыеп таратылды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз